Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЮБИЛЕЙ ТУРНИР - ҮЗЕБЕЗНЕҢ КӨРӘШ: Актанышта М.Ш. Шәймиев кубогына үтүче турнирның егерменчесе старт алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районында республиканың көрәш тарихындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы татар-башкорт милли көрәшнең юбилей турниры старт алды.

Бүген Актаныш районында республиканың көрәш тарихындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе булган  Татарстанның  беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасындагы  татар-башкорт милли көрәшнең юбилей турниры старт алды. 

Якташыбыз М.Ш. Шәймиев кубогына оештырылып килүче турнир ике дистә ел эчендә  көрәшчеләр арасында зур популярлык казануы белән дә дәрәҗәле – анда катнашучылар саны 400гә якын. 

Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 46 команда – 391 көрәшче килгән. Актаныш үзе әлеге турнирга ике командасын тәкъдим итте.  Алар ике көн дәвамында “Батыр” спорткомплексында җиңүчеләрне ачыклаячак. 

Юбилей турнирын Актаныш районы югары әзерлектә, милли йөзебезне чагылдырган зур тантана белән башлап җибәрде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов сәламләп, әлеге турнирның Актаныш өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын азсызыклады. Тантанада Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, келәм батырларына көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның тәбрик сүзләрен  ирештерде. 

Тантаналы чара күңелле мизгелләр белән баетылган иде. Аның кысаларында Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин  ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. 60 яшьлек юбилее уңаеннан И. Х. Фәйзрахманов Көрәш Федерациясе президиум рәисенең истәлек сәгате белән бүләкләнде. Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән остазлар Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Алар -  И.И. Әнвәров, И.Н. Волков, И. Г. Әхмәров. Шулай ук көрәшче егетләребез дә читтә калмады. Келәм батырлары булып танылган, республикабызның көрәш тарихында лаеклы урын алган көрәшчеләребез И.М. Хәмидуллин, А.И. Котбетдинов, Р.Р. Тимергалиев, И. Р. Кәримуллин, Р.И. Вагиров, Ф.Ф. Хуҗиннарга  көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев