Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Энгель Фәттахов “Актаныш савымчысы” дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгына чыгарган Г.Әхмәтова белән очрашты (+ ФОТОЛАР)

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 9 июль көнне 13 ел хезмәт стажына ия җиңүчене хакимият йортында кабул итеп, Гүзәл ханымга чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен шәхсән ирештерде. 

Моннан бер ай элек  Актаныш районының терлекчелек тармагы хезмәтчәннәре,  тәүлеклек савымны 250 тоннага җиткереп,  бөтен Татарстанны таң калдырды. Бу – безнең зур җиңү иде. Күптән түгел исә “Башак” хуҗалыгы савымчысы  Гүзәл Әхмәтова республикакүләм савымчылар бәйгесендә дәрәҗәле беренче урынны яулап, Актаныш савымчысы дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгына чыгарды. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 9 июль көнне 13 ел хезмәт стажына ия җиңүчене хакимият йортында кабул итеп, Гүзәл ханымга чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен шәхсән ирештерде. 

- Сезнең республикакүләм бәйгедә беренче урын алуыгыз минем өчен зур сөенеч булды. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Оста һөнәр иясе булуыгызны республикага таныттыгыз, киләчәктә дә хезмәтегездә, гаилә тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, - дип, Энгель Нәвап улы Гүзәл Әхмәтовага үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. 

Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсенең сәнәгать-маркетинг бүлеге өлкән белгече Гүзәл Шаһиәхмәтовага да тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен адреслады. Гүзәл Шаһиәхмәтова өч дистә елга якын савымчыларны республикакүләм бәйгеләргә әзерли. Быелгы җиңүдә дә аның өлеше әйтеп бетергесез зур: 


- Төрле еллар булды: икенче, өченче урын яулап, җиңү тәмен татып караган чаклар да бар иде, нәтиҗәләребез мактанырлык булмаган вакытлар да хәтердә. Шәхсән минем өчен Гүзәлнең Татарстан күләмендә җиңү яулавы – зур җиңү, - дип, сөенече белән уртаклашты өлкән белгеч. 

Очрашу ахырында исә район башлыгы хезмәт уңганнарына чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Авыр, әмма мактаулы хезмәт башкарган хатын-кызга карата  ихтирам билгесе иде әлеге бүләк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев