Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен “Процесслар фабрикасы” төзеләчәк

Уку-укыту үзәген 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башлыйлар.

2024 елга Татарстанда имитацияләр мәйданчыгы – “Процесслар фабрикасы” пәйда булачак. Әлеге уку-укыту үзәге Татарстан предприятиеләренә сакчыл җитештерү принципларын һәм коралларын файдаланырга өйрәтәчәк.

“Процесслар фабрикасы”н 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башларга планлаштырыла.

Моннан тыш, быел Татарстанда төбәк компетенцияләр үзәген үстерүгә алыначаклар һәм республика предприятиеләренә консультантлар җәлеп итәчәкләр.

2019 ел азагына “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” проектына Татарстанда 63 предприятие кушылыр дип көтелә. Икътисадның чимал булмаган тармагында эшләүче бу предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече, 2018 ел белән чагыштырганда, 2,2 процентка артыр дип ниятләнә.

Реклама

Татарстан бүгенге көндә икътисад тармагында һәм социаль өлкәдәге өстенлекле юнәлешләр буенча 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X