Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хатын-кыз һәм аның өч улы газ белән агуланганнан соң прокуратура тикшерү эшен башлады

Әлмәттә өч бала һәм аларның анасы ис газы белән агуланган. 43 яшьлек хатынны, аның 4, 7 һәм 9 яшьлек өч баласын хастаханәгә озатканнар.

Әлмәттә хатын-кыз һәм аның өч улы ис газы белән агуланганнан соң шәһәр прокуратурасы тикшерү эшен башлады.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, балалар һәм аларның әнисе ванна бүлмәсендә душ кергән вакытта газ белән агуланган. Бу һава суыру җайланмасы төзек булмау аркасында килеп чыккан булуын ихтимал.

43 яшьлек хатынны, аның 4, 7 һәм 9 яшьлек өч баласын табиблар караган. Аларга җиңел дәрәҗәдә ис газы белән агулану диагнозы куйганнар һәм амбулаториядә дәвалану өчен кайтарып җибәргәннәр.

«Күзәтү ведомствосы профиль белгечләр белән берлектә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук газ җиһазыннан файдаланган вакытта иминлекне тәэмин итү турындагы законның үтәлешен тикшерәчәк», — дип ачыклык кертте Галиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев