Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миңнеханов район башлыкларына туган телләрдә белем бирүне контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты.

 «Район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә дәүләт телләрен өстенлекле куллануны тәэмин итүегезне сорыйм. Мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар итеп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк», — диде ТР Президенты Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгына норматив мәсьәләләрне хәл итү буенча федераль үзәк белән конструктив эшне дәвам итәргә, шулай ук туган телдә яңа дәреслекләр эшләү һәм гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эшен оештырырга кирәк.

«Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республиканың милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ярты ел эчендә 12 мең укытучыга ноутбук бирергә ышандырды.

«Без ноутбукларны яңарту программасын башлап җибәрдек. Укытучы бүген ноутбуксыз эшли алмый. Ярты ел эчендә укытучыларыбыз өчен 12 мең ноутбукны яңартачакбыз. Без аны тизрәк тә эшләр идек, ләкин бу поставкалар, җиһазларны мәктәп эше өчен көйләү белән бәйле. Мин моны яхшы бүләк дип саныйм. Бу эш дәвамлы булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/20-08-2021/mi-nehanov-rayon-bashlyklaryna-tugan-tell-rd-belem-bir-ne-kontrold-totarga-kushty-5834469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев