Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар юлларда камераларның кайда урнашканын картадан карый ала

Картада камераларның республика шәһәрләрендә дә, трассаларда да урнашкан урыны күрсәтелә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе рәсми сайтта урнаштырган картада юлларда камераларның кайда урнашканын тикшерергә мөмкин.

Карта Татарстанның бөтен территориясен колачлый. Анда камераларның республика шәһәрләрендә дә, трассаларда да урнашкан урыны күрсәтелә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк татарстанлыларның, «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларына кереп, юлларда камераларның кайда урнашканын тикшерә алуы хакында хәбәр иткән иде.

Агентлык шулай ук Казанда пәйда булган, сулга таба рөхсәт ителмәгән борылышларны терки торган яңа камералар хакында да хәбәр иткән иде. Өч атна эчендә әлеге камералар ярдәмендә Татарстанда 10 меңнән артык машина йөртүче штрафка тартылган.

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев