Актанышка аккошлар кайтты!
Актанышны аккошлар иле, диләр. Бу чыннан да шулай! Туган ягыбызга үзләре белән бәхет, мәхәббәт ияртеп аккошлар кайтты. Беренче аккошлар районыбызның Илчебай авылындагы күлгә төштеләр. Әле бозы да китәргә өлгермәгән күл өстендә берничә аккош йөргәнен авыл кешеләре күреп алып, ерактан булса да фотога эләктерә алганнар.
Илчебайны аккошлар гомер-гомергә үз итте. Алар биредә бала чыгаралар, канат ныгыталар. 7-8 балаларын ияртеп, көзен җылы якка очып китәләр дә, язга янә күлгә парлап килеп төшәләр. Һәрвакыт парлашып йөзәләр.
Аккошларның безнең төбәкне үз итүе әйтеп бетерә алмасык шатлык! Димәк, ил-көнебез тыныч булачак. Аларны күз карасы кебек саклыйк!
Илчебай авылында яшәүчеләр тынычлык кошларының кайтуын көтеп ала:
- Кичә генә барып аккошлар белән исәнләшеп кайттык, тәпиләрегез өшидер, боз эрегәнче, камыш арасынарак кереп торыгыз, дип әйттек.
Көзен җылы якка китәргә дип һавага күтәрелгәннәрен дә карап калабыз. Аларның канат тавышлары бер җыр булып, үзләре офыкта югалганчы һавада ишетелеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев