Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

ИЛДАР МОРТАЗИН БЕЛӘН БЕЗНЕҢ ӘҢГӘМӘДӘН: Янгын чыга күрмәсен, әмма чыга калса извещатель булуына рәхмәтле булырсыз!

Ходай күрсәтмәсен, әмма гади генә булган хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмыйча яшәү - аяныч хәлләргә һәм төзәтеп булмаслык ялгышлыкларга туры юл. Моны һәр райондашыбыз аңласын иде. Электр проводкалары, электр приборлары төзек булса, ә һәр тәмәке төпчеге сүндерелеп барса да җаннарыбыз тыныч булыр. Мин бу темага 103 янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин белән әңгәмә корырга булдым. Ул ни әйтер икән?

Янгыннарны кисәтү максатыннан даими рәвештә извещательләр, махсус приборлар өләшенә, ялгыз яшәүчеләргә, күпбалалы  һәм социаль имин булмаган гаиләләргә дип беләбез. Тулырак бу теманы ачып китсәгез иде, Илдар Минсалихович. 

Дөрес, янгынны кисәтү приборлары  безнең куела күбрәк санда ялгызларга, өлкән яшьтәгеләргә(75-80 яшьтән өстә булганнарга). Яшьләр өчен дә бик яхшы ул. Моны аңларга гына кирәк!

Ул бик кирәкле һәм әһәмиятле әйбер, чөнки янгын чыкса беренче минутларда ук табырга, кисәтергә мөмкин. Кайчан төтен өскә күтәрелә башлый, төтенне сизеп бик каты тавышлы сигналын чыгарачак. Аны өйдә булган барлык кешеләр ишетеп, йорттан чыгып, калырга, янгын сакчылыгына хәбәр итәргә, мал-мөлкәтләрен саклап калырга мөмкиннәр, ә иң мөһиме сәламәтлекләренә зыян килмичә, исән-сау калуларына мөмкинчелекләре арта!

Янгын сүндерүчеләр ярый әле извещатель булган, югыйсә, бу хәлнең ничек тәмамланасын күз алдына да китерүе читен, дигәннәренә еш кына хәбәрдар булып торабыз.

Әйе, чынлап та шулай, үземнең өйдә дә шуный янгынны хәбәр итә торган приборлар бар. Файдасы ифрат зур! Бала-чага булган йортта аеруча кирәк ул.


Әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, искәртү максатыннан сөйләшүебез райондашларның имин тормышы өчен булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев