Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Төзек техника – иминлек нигезе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов белән бүгенге көнүзәк сөйләшүдә шәхси секторга кагылган мәсьәләләрне күтәрергә булдык.

— Крестьян-фермер хуҗалыклары белән эш ничек корылган?

  • Аларда исә зур парк форматында техникалар булмаса да, җир эшкәртүче, башка төр техникалары капка төпләрендә яки ындыр артларында булмаска тиеш. Җәзага тиклем, иң тәүге чиратта, аңлатырга тырышабыз. Профилактик чаралар итеп кисәтү эшләре даими бара. Киңәшләребезне һәм тәкъдимнәребезне дә еш җиткерәбез. 

— Сезнең кабул итү көннәре дә бар, дип хәбәрдармын.

  • Сишәмбе белән җомга, эш көне дәвамында халыкны кабул итәм. Хәзер мәгълүмат технологияләр заманасы. Күп кенә хезмәтләрне иң башта «Дәүләт хезмәтләре» порталы аркылы да бик уңайлы рәвештә башкарып була. Элемтә өчен телефон: 8(85552)3-13-16.

— Мөрәҗәгатьләр күп керәме сезгә?

  • Безнең ел дәвамында 180-200 чамасы техниканы теркәү эше башкарыла. Аның шул 100 шәхси сектор техникасына кагылышлы. Шуннан бер 400 тирәсе таныклыклар буенча. 

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Илдус Махъянович!

Райондагы 2300 берәмлек техниканың 80-81% карау үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев