Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Бүген Актанышның кайбер гаиләләренә янгын хәбәриткечләр куелды (фото һәм видео)

Тукай районында булган коточкыч фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Мондый һәлакәтләрне булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район-шәһәрләрдәге һәр гаиләдә аңлату-профилактика эшләрен башкарырга кушты.

Районыбызның социаль яклау бүлеге 103 нче янгын сагы хезмәте белән берлектә рейдлар үткәрүне даими гадәткә кертте. Бүген әлеге ике ведомствоара хезмәт вәкилләре социаль яклау үзәгендә исәптә торучы гаиләләргә янгын хәбәриткечләр урнаштырды.

Актаныш-информ

Бүген социаль яклау бүлегенең ведосмтвоара исәбендә торучы 11 гаиләдә 24 бала тәрбияләнә. Аларның барысына да янгын хәбәриткече куелачак. Бу гаиләләр белән даими очрашабыз, янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатабыз. Инструктажлар үткәрәбез, буклетлар таратабыз. Мондый юнәлештәге эшләр күпбалалы гаиләләр белән дә башкарыла,- ди социаль педагог Гөлшат Әгъләмова.

Гражданнар йортларында автоном төтен-янгын хәбәр иткечләрен (АДПИ) түләүсез урнаштыру 2016 елдан башланып китте. Янгын хәбәриткечләр төтен исенә шунда ук реакция бирә. Аны түшәмгә урнаштыру өчен ике шөреп яки скотч җитә.

Актаныш-информ

Хәбәриткечләр республикадагы йөздән артык гаиләнең гомерен саклап калды, аларда 200дән артык кеше яши, 85-е балалар-, ди 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин.

Актаныш районы буенча узган рейдлар вакытында янгын сүндерүчеләр янгын хәбәриткечләр турында халыктан бары уңай фикерләр генә ишетә. «Газ плитәсенә куйган ашымны, ризыгымны онытканмын, көйгән исне шунда ук сизеп бу җиһаз тавыш бирде, янгын чыкмый калды», диючеләр күп икән. 

Бүген беренче булып килгән гаиләдә дә әни кеше бернинди каршылыксыз өенә хәбәриткеч куйдырырга ризалык бирде. Йорт шактый искереп килә. Электр чыбыклары да яңа түгел. Янгын хәбәриткече кухняга һәм зал бүлмәсенә урнаштырылды. Җәйге каникулда ял итүче балаларга Илдар Мортазин янгын куркынычсызылыгы кагыйдәләрен аңлатты, сак булырга чакырды.

Актаныш-информАктаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин исә шулай ук малай-кызлар белән профилактик әңгәмә корды. Бигрәк тә ялгыз гына су буйларына бармаска, куркыныч урыннарда йөрмәскә чакырды.

Актаныш-информКүпфатирлы йортта яшәүче өч балалы ана Айгөл Гайнанованың фатирында янгын хәбәр иткеч күптәннән тора. Тик аның батареясын алыштыручы булмаган. Илдар Мортазин батареяларны яңартты, кухня түшәменә тагын бер АДПИ куйды. Айгөл җитәкчеләргә балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтте. 

Актаныш-информГадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан районыбыздагы имин булмаган гаиләләрнең барысына да янгын хәбәр иткеч урнаштыру бурычы йөкләнде. Бу гаиләләргә җиһазлар бушлай урнаштырыла. Кибетләрдә, онлайн сатуда аның бәясе 400 сум. Җайланма йорт яки фатирның һәр бүлмәсендә булырга тиеш, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев