Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев: Юл кагыйдәләрен белмәгән, «права»сы да булмаган

27 сентябрьдә, 11 сәгать 46 минутта Актаныш үзәгенең Ленин проспектында мотоцикл йөртүчесе РФ юл кагыйдәләренең 11.4 матдәсен бозып юл-транспорт һәлакәте ясады.

Ул Lada Kalina маркалы автомобильне узганда хәвеф-хәтәрле вакыйгага дучар булдды. Техникум студенты.

Актаныш районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән әңгәмә кордык:

— Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклист һәм аның пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Мотоцикл водителенең таныклыгы булмый. Үзе махсус каска кигән булса да, пассажиры бу атрибут белән җиһазланмаган була. Мотоцикл районның ЮХИДИ бүлегендә теркәлмәгән, иминият полисы юк. 

Нинди җәза каралган, Ренат Радикович?

— Мотоциклист егеткә төрле аминистратив җаваплылыклар бар. 11.4 матдәсен бозган Административ коексның 12.5 матдәсенең 4 өлеше нигезендә — транспорт идарәчесенә 5000 сум күләмендә штраф яки таныклыксыз калу кебек җәзалар билгеләнә. Әлеге очракта водительгә 17 яшь, таныклыгы юк. 12.5 матдәсенең 1 өлеше нигезендә аңа 3000-15000 сумга кадәр, транспортны ЮХИДИ базасына теркәмәгәннәре өчен 500-800 сумга тиклем, иминият полиссыз йөргәненә — 800 сум штраф билгеләнәчәк. 

Бу студент егетнең әти-әнисененең йөзенә «кызыллык» кына китермәгән, ә проблемалар да бит. Аларга карата закон нинди?

— Әлбәттә, балигъ булмаган бала булгач — полициянең тиешле органнарына хәбәр ителде. Административ кодексның 5.35 матдәсе белән әти-әнисенә карата тикшерү эше булачак.

Ата-аналар газиз балаларының тормышына «төкереп карап» мотоцикл, скутер яки мопедлар алып биргәнче ныклап уйлансыннар иде... Зыян күрүчеләр бар. Шөкер, үлүчеләр юк. Юлларда игътибарлырак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев