Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бүген районкүләм "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә 20 команда беренчелек өчен көч сынаша (фоторепортаж)

Бүген районда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе уза. Бәйгедә район мәктәпләре каршында оешкан ЮИД отрядлары катнаша.

            Конкурста 4 укучыдан торган 20 команда көч сынаша. Барысы 80 укучы катнаша торган бәйге Балалар иҗат үзәгендә тантаналы төстә "Куркынычсыз тәгәрмәч" гимны белән башланып китте.

              Бәйге барышы белән Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ринат Шәмсиев шәхсән үзе килеп танышты, катнашучыларга уңышлар теләде.

            Юл хәрәкәте иминлеге Актаныш бүлегенең профилактика җитәкчесе Лена Фазлыева "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының тәртибе белән таныштырды. Укучылар уку елы дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Лена Мөзәят кызы мәгариф учреждениеләрендә даими чаралар оештыра, юл кагыйдәләрен белү бәйгедә катнашудан бигрәк балаларның үз иминлеге өчен кирәк.

            Бәйге этаплары берничә урында берьюлы оештырылды. Балалар иҗат үзәге педагоглары командаларның иҗади биремнәрен бәяләде.

          Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен теоретик белүләре тест аша тишерелде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Мусина һәр командага сорауларга җавап бирү тәртибен аңлатты. Тест тапшырганнан соң кызлар һәм егетләр "Медицина" этабында юл фаҗигасенә дучар булганнарга ярдәм күрсәтүгә багышланган 8 сорау буенча имтихан тотты. Икенче өлештә "Гоша" трнажерында медицина белемнәре гамәли яктан сыналды.

             Балаларның яраткан биреме- велосипедта фигуралы йөрү. Балаларның авырлыкларын, буй үзенчәлекләрен искә алып 2 зурлыктагы велосипед куелган иде. Лена Фазлыева катнашучыларга саклаугычларны кияргә кушты, иң беренче чиратта, иминлек, бәйгедә имгәнеп кайту файдага булмас.

         "Томыш иминлеге нигезләре" этабында исә велосипед төзелеше, аның детальләрен белү сорала. 

          Татарстан Республикасы "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесен оештыруда һәм әзерләнүдә Россиядә үрнәк төбәк. 2021 елда Татарстан командасы Рәсәйкүләм "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә беренче урынны яулады. Республикабыз командасы безнең укучылар өчен өлге булып тора, кагыйдәләрне белүгә, бәйгедә сынатмаска мотивация тудыра.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев