Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кем уйлаган шулай булыр дип: Райондашыбыз Сәфәрдән Апачка кайтканда машинага бәрелеп үлгән

Көзнең беренче аена керергә өлгермәдек, районыбызда бер-бер артлы ике юл фаҗигасе теркәлде.

                  16 нчы сентябрь, җомга көнне Ленин проспектының район суды янындагы җәяүлеләр кичүендә 1979 нчы елгы ир-егетне  Hyundai Genesis маркалы җиңел автомобиль бәрдереп китә. 

 

                    17 сентябрь, шимбә кичендә Иске Сәфәр-Киров авыллары арасындагы юлда янә фаҗига- 1968 нче елгы ир-егетне Kia Sportage автомобиле бәрдерә.

            Велосипед иярләгән юлаучы Апач авылы гражданы, бу көнне ул 14 яшьлек улын күрергә Иске Сәфәр авылына килгән. Кичен, караңгы төшкәч кайтыр юлга кузгала. 19. 27 сәгатьтә юл фаҗигасенә тарый һәм шунда ук һәлак була. Чаллыда яшәүче 1969 нчы елгы машина йөртүче караңгы юлда велосипедта баручыны күрмәвен әйтә. Чыннан да велосипедчының киемендә караңгыда яктылык кайтаручы бер элемент та булмый. Бүген әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. 

 

         Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев барлык машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне бигрәк тә хәзерге көзге чорда юлларда сак булырга чакыра:

 

- Яңгырлы, юл начар күренә торган көз аена аяк бастык. Юлда йөрүче һәркемгә аеруча игътибарлы булуларын телим. Бигрәк тә төнлә тизлекне арттырмыйча, машина утларын дөрес көйләп, юл кырыйларына игътибарлы булып йөрсенннәр иде. Җәяүлеләр исә кулларына, киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар беркетсеннәр,  машинаның туктап бетүенә тулысынча инангач кына юл кичүе аша чыксыннар иде-, дигән теләген җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев