Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актаныш районында грипп белән авыручылар арткан

Актаныш район үзәк хастаханәсенә грипп белән авырып 170 кеше мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 30-ы балалар.

Актаныш район үзәк хастаханәсенә 1 нче сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр грипп белән авырып 170 кеше мөрәҗәгать иткән. Лаборатор анализлардан күренгәнчә, 5 авыруда Covid-19 ачыкланган. Авыручыларның 30-ы балалар булу да урынлы борчу уята.

 Көз - грипп һәм башка кискен респиратор инфекцияләрнең киң таралган чагы. Авыруны дәвалаганчы кисәтү җиңелрәк, ди табиблар. Шуңа күрә грипптан прививка ясату авыруны җиңелрәк кичерергә, ә иммунитетлары югары кешеләргә бөтенләй авырмаска ярдәм итә. 

5710 райондашыбыз грипптан прививка ясаткан. Актаныш район үзәк хастаханәсендә 7 меңгә якын вакцина бар. Вакцинацияне өлкәннәр үзәк хастаханәнең 2.13 кабинетында, ә балаларга 1.10 кабинетында узарга барлык шартлар да тудырылган.  Иске Байсар, Татар Суыксуы, Такталачык табиблык амбулаторияләрендә, Әҗәкүл, Чалманарат, Күҗәкә, Кәзкәй, Чат, Иске Кормаш, Олыимән, Киров, Уръяды, Иске Җияш ФАПларында да вакцинация ясыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев