Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ашыгыч ярдәм чакырту түләүле булмаячак

Кайбер матбугат чараларында дәүләт медицина учреждениеләренең кайбер хезмәтләре өчен пациентларга түләргә туры киләчәк дигән мәгълүмат тарала башлады. Аерым алганда, кешенең хәле гомере өчен куркыныч булмаса, «Ашыгыч ярдәм» чакыруы түләүле булырга мөмкин дип белдерелде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер хезмәтләр 1 сентябрьдән түләүле булачак, дигән мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТАССка Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сөйләде.

Әмма Роосия Сәламәтлек саклау министрлыгында мондый белдерүләрне кире кактылар. Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәменең барлык төрләре: ашыгыч, планлы, стационар һәм амбулатор, шулай ук хастаханәләрдә дару белән тәэмин итү бушлай булачак. 

Искәртеп узабыз, 1 сентябрьдә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Документта түләүле һәм бушлай медицина хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар чикләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев