Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бүгенге коронавирус белән бәйле тынлык ялган булырга мөмкин

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.


          «Бүгенге коронавирус белән бәйле тынлык ялган булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау системасына да, халыкка да тынычландыра иртәрәк әле»,-ди ул.

                Жаворонков сүзләренә караганда, бүген коронавирусның омикрон-штаммы, аерым алганда аның Covid 19 — ВА.2 дигән төрле таралган. Аның беренче билгеләре ике-өч көннән сон күренә башлый. Кеше калтырана, ютәл, хәлсезлек борчый, ул тәм сизми дә башларга мөмкин.

                    Билгеле булганча, коронавирус иң беренче чиратта кешенең йөрәк-кан тамырлары системасына бәрә. Белгечләр әлеге авырулар ковид белән авырып терелгәннән соң бер ел узгач та борчый ала дип кисәтә.
                 «Ковидтан соң өзлегүләр инфекция котырган чорда яки хастаханәдә ятканда гына күзәтелә дип уйлау — зур хата. Алар авырып терелгәннән соң бер ел узгач та борчый ала»,-ди Татарстанның баш кардиологы Зөлфия Ким.

                 Саннардан күрергәнчә, яңа йөрәк-кан тамыры авыруларының 5-10 проценты коронавирус белән авырганнан соң 3-6 ай эчендә үк күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев