Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чаллы табиблары чылбыр, магнит шарчыклары һәм тимер акча йоткан балаларны коткарганнар

Кама балалар медицина үзәге табиблары шушы көннәрдә генә брелок чылбыры йоткан баланың ашкайнату системасына операция ясаган.

Авыр очрак ярый ла уңышлы тәмамланган. Чаллыга якын бер районнан Кама балалар медицина үзәгенә хәле киткән баланы алып киләләр. Табиблар баланы компьютер томографы аша караганнан соң  аппендикска тимер чылбыр чорналганын күреп ала. Тиз арада операция ясала, бала исән кала.

КМБҮ табиблары, кызганыч, мондый очраклар белән соңгы вакытта еш очраша. Әйтик, күптән түгел бер сабыйның эченнән берничә магнитлы шарлар чүпләргә туры килә. Шарлар бер-берсенә ябышып ышкылу сәбәпле, эчәклек җиде урыннан тишелә. Табиблар бар осталыкларын эшкә җигеп эчәклекне тегеп, ямыйлар. 

Өченче очракта бертуктаусыз коскан баланы алып киләләр. Сабыйның укшу сәбәбен тиз генә ачыклый алмыйлар. ФГДС процедурасын үткәргәннән соң гына ашказанында тимер акча барлыгын абайлыйлар һәм ике сумлык монетаны алалар. 

Табиблар ата-аналарны  балаларына карата һәрвакыт  игътибарлы булырга чакыра. Бигрәк тә яшь әти-әниләргә сабыйларыгызны беркайчан да караучысыз калдырмагыз дип әйтәбез, бәла-каза аяк астында гына икәнен онытмагыз.  

"Челнинские известия" материалына нигезләнеп язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев