Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

«Һөнәргә тугрылык» номинациясендә Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Ленар Минхуҗин җиңде

Районыбызның ак халатлы шәфкать ияләренең һөнәри бәйрәмен- медцина хезмәткәрләре көнен райондашларыбыз ел саен көтеп ала. Быел да ул зурлап бүген район мәдәният сараенда узды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган һөнәри бәйрәм табибларны, шәфкать туташларын, хастаханә хезмәткәрләрен зурлау, аларның катлаулы, җаваплы, барыбызны да саклый, яклый торган эшләренә рәхмәт хисләре белдерү көне дә ул.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык медицина тармагы хезмәткәрләрен, ветераннарны котлап табиблык эшенең никадәр катлаулы булуын билгеләп үтте. 

- Табиблар безне туганнан алып соңгы көнебезгә кадәр озата бара. Олы белән олыларча, кече белән кече итеп сөйләшәсез, авыруларны тынычландырасыз. Бу һөнәрнең үзенчәлеген яхшы беләм, әнием дә фельдшер булып эшләде. Ярдәм сорап өегезгә дә киләләр, урамда туктатып та киңәш сорыйлар- сезнең өчен ял юк. Сезгә бер-берегезгә мөрәҗәгать итәргә сәбәп булмасын иде. Сәламәт булыгыз, исән-сау яшәгез. Бергәләп кабул итү бүлеген матур итеп төзеп чыгарга язсын,- дип йөрәк түреннән чыккан котлауларын ирештерде Ленар Рафак улы. 

Район башлыгы Ленар Зарипов бер төркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды.

Актаныш районы хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев 400 хезмәткәрне берләштергән коллективка ару-талуны белмичә халык сәламәтлеген кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте.  Актаныш үзәк хастаханәсе, Пучы, Байсар, Татар Суыксуы, Такталачык табиблык амбулаторияләре, 55 фельдшер-акушерлык амбулаториясендә эшләүчеләрнең һәрберсен бәйрәм белән тәбрикләде. Табибларыбызның осталыгы, компетентлыгы көннән-көн арта, алар Чаллыдагы БСМП ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бик күп райондашларыбызның гомерен саклап калуга ирештеләр. 

Республикада озак еллар "Ак чәчәкләр" конкурсы уза. Аның матур үрнәгендә моннан өч ел элек баш табиб инициативасы белән районда да бәйге оештырыла башлады. Районкүләм "Ак чәчәкләр" конкурсының иң дәрәҗәле "Һөнәргә тугрылык" номинациясендә Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Ленар Минхуҗин җиңүче булып танылды. "Иң яхшы урта медицина персоналы",  "Иң яхшы медицина диагностикасы персоналы", "Иң яхшы машина йөртүче", "Иң яхшы табиб-белгеч", "Иң яхшы медицина диагностикасы персоналы" һәм башка номинацияләр җиңүчеләрен районыбызның абруйлы җитәкчеләре ябык конвертны ачып тантаналы төстә игълан итте.

Бәйрәмдә бүләкләр мулдан әзерләнгән иде. Быел юбилеен каршылаучы хезмәткәрләр үзәк хастаханәнең профсоюз оешмасы җитәкчелеге тарафыннан хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев