Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Район үзәк хастаханәсендә төрле авырулы пациентлар өчен "Сәламәтлек мәктәбе"н оештыру буенча республика уку-укыту семинары уза

Бүген район үзәк хастаханәсендә "Төрле авырулы пациентлар өчен "Сәламәтлек мәктәбе"н оештыру буенча уку-укыту семинары уза.

               Семинар эшендә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман район үзәк хастаханәләренең өлкән шәфкать туташлары, оештыру-методик кабинетларның өлкән фельдшерлары катнашты.

              Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев шәфкать туташларын семинар-укуның программасы белән таныштырды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының халыкка беренчел медицина-профилактика ярдәме күрсәтү комитеты рәисе Фәйрүзә Иделбаева семинар-киңәшмәне ачып, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга тарту буенча статистика күрсәткечләрен җиткерде. Шулай ук хокукый-норматив документлар, аларга нигезләнеп сәламәтлек саклау юнәлешендә эш оештыру буенча чыгыш ясады.

            "Республика Халык сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге"нең Гигиена һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ольга Неделько    медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртуда урта медицина персоналының роле турында аңлатты.

              Шәфкать туташлары симерү һәм шикәр чирен дәвалау буенча Казан Дәүләт медицина академиясе доценты Татьяна Никишова докладын тыңладылар.  

                    Актаныш район үзәк хастаханәсенең гомумгамәли табибәләренең дә чыгышларын зур кызыксыну белән кабул итте кунаклар. Эльвира Зәбирова  артериаль гипертензия авырулы кешеләр өчен сәламәтлек мәктәбе булдыру хакында, Лилия Мөхәммәдиева төрле авырулар кичерүчеләрне тернәкләндерү буенча, Адай ФАП фельдшеры Миләүшә Муратова авыл халкын сәламәт яшәү рәвешенә тарту турында сөйләде. 

     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев