Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җәй — төзү чоры: Футбол манежы ничек төзелә?

Район башлыгы Ленар Зарипов футбол манежының төзелешен карады, анда барган эшләр белән танышты.

Эшчеләр биредә җитез эшли, эш тулы көченә кайный! Яңа, районыбыз футболчылары өчен өр-яңа мөмкинлекләр ачкаг спорт объекты Актанышның икенче санлы мәктәбе янәшәсендә урнашкан.


Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Актаныш районында футбол манежы төзү тәкъдимен чыгаргач, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавын тапкан ул. Бу — безнең Рәисебезнең актанышлыларга олуг бүләге!
Хәер, районда яшь буын, кече яшьтәге футбол сөюче егет-кызлар бихисап. Аларның мәртәбәле уңыш-казанышлары хакында «Актаныш-информ» битләрендә еш яктыртабыз. «Спорт хәбәрләре», «Сез — безнекеләр» рубрикаларыбызда урын мулдан бирелә. 

Замана куйган яңарыш таләпләренә туры килешле ясала әлеге футбол манежы. Актаныш районының мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, ул «Ватан» исемен йөртәчәк. Исеме-җисеменә туры килеп, спорт объектында чын ватанпәрвәр спортчылар чыныгу алуына, беренче чирканчыкларга ия булуларына шигебез юк!

Төзелеш эшләрен башкалабыз Казаннан «Универсал» ҖЧҖ төзүчеләре башкара икән. Барлык уңайлыклары булган, кирәкле шартларга туры китереп ясалган «Ватан» футбол манежы августта кулланышка тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев