Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Актаныш басмалары» дамбасы фаҗига урыны булудан туктасын!

«Актаныш басмалары» ял паркы төзүчеләрнең якты идеяләре буенча халыкның рәхәт итеп яллларын уздыру урыны булырга тиеш иде.

 Дәүләт программасы кысаларында әллә кайчаннан тынчып яткан буа

Актаныш халкының күз алдында үзгәрде- чит илләрдәге ял урыннары кебек ясалды. Инде ачылганда ук куркынычсызлык чаралары турында уйланылмаганлыгы күзгә ташланса да, фаҗига теркәлгәнче бу эш һаман саен чикерелеп килде. Буа тирәсеннән узганда аягың ялгыш таеп китсә дә суга мәтәлеп төшәчәгең көн кебек ачык иде.

Янәшәдә генә балалар мәйданчыклары- аларда шау-гөр килгән сабыйларның иминлеге беркемне борчымады.  

Районыбыз җитәкчелеге, ниһаять, халыкның җан авазын ишетте.

Бүген "Актаныш басмалары" паркындагы буаның тирә-ягын "Теплосервис" оешмасы хезмәткәрләре тимер койма белән әйләндерү белән мәшгуль.

19 нчы декабрьдә эретеп ябыштыручы Нәвис Әдиятуллин кулдашы Мирхәт Җәмилов белән коймалау эшләрен башлап җибәргәннәр. Көннәрнең җылы торуыннан файдаланып төзүчеләр әлеге гамәлне тиз тотарга уйлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев