Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме

23 февраля 2023, 08:14

525

0

0

23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар!
Актаныш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм.
23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.
Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз, илебез тынычлыгы өчен, бүген, неонацизм белән көрәшкән асыл егетләребезгә иң җылы теләкләрне юллап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!
Ихтирам беләнАктаныш муниципаль район Башлыгы Л.Р. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев