Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар
Бу мөһим

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

Киров авылындагы 633 нче сайлау участогында сайлау көне җылы һәм күтәренке мохиттә уза. Биредә сайлаучыларны гадәттәгечә җыр-моң, кайнар чәй һәм яңа пешкән коймак белән каршы алалар.

Сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Сибгатуллина хәбәр иткәнчә, участокта барлыгы 560 сайлаучы исәпләнә. Шушы вакытка 107 кеше үз тавышын биргән.

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

— Авылдашлар сайлауда актив катнашалар. Безгә башка авыллардан сайлаучылар килми, шуңа күрә Киров авылы халкы гына биредә тавыш бирә. Барыгызны да сайлаулар белән тәбрик итәбез! Сайлауларыбыз тыныч үтсен, илләребез имин булсын! — диде Энҗе Сибгатуллина.

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

Сайлаучыларны самовар һәм коймак белән каршы алалар

Киров авылында сайлау көнендә кунакларны җылы мохитта каршы алу традициягә әверелгән. Быел да сайлау участогына килүчеләрне зур самоварда кайнаган чәй, табада чажла пешкән коймак каршы ала.

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

— Кергәндә күргәнсездер, зур самоварда чәебез кайнап тора, коймагыбыз пешә. Халык килүенә әзерләнәбез. Артистларыбыз, җырлаучы укучыларыбыз да килде, үзләренең номерлары, чыгышлары белән сөендерәләр. Халыкны ничек тә үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз, — дип сөйләде комиссия рәисе.

Традициягә әйләнгән

Бу традиция Киров авылында инде беренче ел гына үткәрелми. Узган ел да сайлаучыларны шундый ук җылы шартларда каршы алганнар.

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

— Елдан-ел шулай бара. Узган ел мичләр корып, коймак пешергән идек. Быел мичләр кормадык, әмма самоварны алып килдек, — диде Энҗе Сибгатуллина.

Киров авылында сайлаучыларны җыр-моң һәм кайнар чәй белән каршы алдылар

Сайлау участогында авылдашлар белән аралашу, җыр-моң тыңлау, кайнар чәй эчү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.

Киров авылында сайлау көне шулай итеп тавыш бирү генә түгел, авылдашларның бергә очрашып, аралашып алу мөмкинлеге буларак та уза.


Нет комментариев