Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕНА КЕРГӘНДӘ

21 марта 2023, 18:16

676

0

0

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕНА КЕРГӘНДӘ

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләр! 
Айлар солтаны – Рамазан шәриф килеп җитте. Бу ай бәхет, шатлык, уңыш һәм күп савапларга ирешә торган ай. Көтеп алган беренче тәравихны  22 нче март  көнне  ястү намазыннан соң укыячакбыз.  23 март  көнне уразага керәчәкбез.
   Шуның өчен ошбу рәхмәтле айда уразаларыбызны тотыйк, гамәл – гыйбәдәтләрне күбрәк кылыйк, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузыйк, аларны, фитр, зәкәт сәдакаларыбыз белән сөендерик. 
   Рамазан – Коръән иңгән ай. Ошбу айда Аллаһы Китабын гадәттәгедән күбрәк укыйк, Коръән нурлары белән күңелләребезне нурландырыйк!
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбыз бәрәкәтендә тормышларыбызны тагында да мулрак, хәерлерәк итсен, изге ниятләребезгә ирештерсен!

Актаныш районының имам-мөхтәсибе, "Җәмигъ" үзәк Аллаһ йорты имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин.
                                                               

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев