Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Ленар Зарипов гүзәл затларны тәбрикләде

08 марта 2023, 09:17

493

0

2

Район башлыгы Ленар Зарипов гүзәл затларны тәбрикләде

Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне якынлашып килүче язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм һәм күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.​
Бүгенге көндә хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять зур. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз – аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү.
Хатын-кыз - яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия.
Без күп балалы әниләргә, ятим балаларга гаилә җылысы бүләк иткән барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез.

Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне! 

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев