Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Ленар Зарипов ТР Конституциясе көне уңаеннан тәбрикләвен ирештерә

06 ноября 2023, 06:00

704

0

0

Район башлыгы Ленар Зарипов ТР Конституциясе көне уңаеннан тәбрикләвен ирештерә

Хөрмәтле райондашлар! Актаныш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!


Халыкара законнарда һәм үз илебез кануннарында тупланган иң яхшы маддәләрне үз эченә алган Республикабыз Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирегенең, дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул җирле үзидарәне үстерүнең, һәр кеше иминлегенең төп нигезе булып тора һәм социаль-икътисади тотрыклылыкка, конфессияара татулыкка, үзара килешеп яшәүгә, милли-мәдәни традицияләребезне ныгытуга бары тик цивилизацияле, хокукый юл белән генә ирешү мөмкин булуын ачык күрсәтә.


Бүген һәркайсыбыз Татарстан Республикасында гомер кичерүе белән хаклы рәвештә горурлана һәм көндәлек тырыш, ару-талуны белмәс хезмәте белән җөмһүриятебез иминлеген-хөрлеген ныгытырга омтыла. 
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телим! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хакимлек итсен! Бәйрәм белән!

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль район Башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев