Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан социаль хезмәткәрләрне тәбрикли

08 июня 2023, 08:23

646

0

0

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан социаль хезмәткәрләрне тәбрикли

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм. 


Социаль хезмәткәр булу — ул үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу бик олы, җаваплы вазыйфа. Шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә.


Һөнәри бәйрәмегез көнендә чын күңелдән авыр, әмма кешеләр өчен кирәкле хезмәтегездә уңышлар, Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим. Бәйрәмегез белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев