Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов өлкәннәребезне тәбрикли

01 октября 2023, 05:00

372

0

0

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов өлкәннәребезне тәбрикли

Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. 
Бу бәйрәм җәмгыятебезнең эзлекле үсешенә нигез булган чорлар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Нәкъ менә өлкән буын кешеләре үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән илебезнең һәм халкыбызның тарихи сәхифәләрен баета.
Сез Актаныш районы үсешенә һәм иминлегенә нигез салгансыз. Күпләрегез бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, предприятиеләрдә, җәмәгать оешмаларында эшли, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 


Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Тормышыгыз якты булсын, бары тик күңелле вакыйгалар белән генә тулып торсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы, якыннарыгызның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим. 

Ленар ЗАРИПОВ, Актаныш муниципаль район Башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев