Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Халыклар бердәмлеге бәйрәме белән тәбрик итә

04 ноября 2023, 06:34

224

0

0

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Халыклар бердәмлеге бәйрәме белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне, иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе- Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Илебез тарихында бу мөһим истәлекле дата, безнең ата-бабаларыбыз өчен горурлык, бөек халыкның берләшүе һәм бердәмлеге символына әверелде. Бердәмлек — ул зур көч! Бары тик бергә булганда гына бар авырлыкларны да җиңеп була. Һәм бүгенге чынбарлыкта бердәмлекнең әһәмиятен һәркем яхшы аңлый.  Тарих янә кабатлана. Бүгенге көндә дә төрле милләт вәкилләре Илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге, хәерле, якты киләчәге өчен неонацизм белән көрәшә. Дөреслек безнең якта! Һәм һичшиксез җиңү дә безнеке булачак.


Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кадерле райондашлар! Дөньялар тынычланып, исән-имин яшәргә язсын. Сезгә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль район Башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев