Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләрен ихлас тәбрикли

25 марта 2023, 08:58

597

0

0

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләрен ихлас тәбрикли

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннарыбыз!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне тәбрик итәм.
Мәдәният – милли кыйммәтләрне, тарихны, үткәннең һәм бүгенге чорның иҗади җимешләрен берләштерүче тармак. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмасын, мәдәниятне саклап калу, анда хезмәт куйганнарга тиешле ихтирам күрсәтү безнең төп бурычларның берсе.
Районда бер генә чара, бер генә бәйрәм дә сезнең хезмәтсез узмый. Ә үзешчән театрларыбыз - сәхнәнең йөзек кашы. Кайда гына чыгыш ясасалар да, тамашачыларның кайнар алкышлары моңа яхшы дәлил.
Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез.
Яз фасылы табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра.
Киләчәк көннәрегездэ дә Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм яңа казанышлар телим! 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев