Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбыз яшьләренә Ленар Зарипов котлауларын юллады

24 июня 2023, 08:00

498

0

0

Районыбыз яшьләренә Ленар Зарипов котлауларын юллады

Кадерле яшьләребез, егетләр, кызлар! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе — Россия Яшьләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 
Сез — өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. 

Яшьләр — районыбызның зур иҗади потенциалы, аның хезмәт, интеллектуаль һәм иҗади ресурсы. Без Актаныш районы тормышында актив катнашкан, укуда, фәнни һәм иҗади эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән, иң дәрәҗәле ярышларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда ышанычлы җиңүләр яулаган талантлы яшьләр белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басалар. Алда сезне имтиханнарга, сынауларга бай зур тормыш көтә. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.

Яшьлек күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Егетләр, кызлар, сезнең кулда бүген шушы олы бәхет. Ул эчкерсез дә, хыялый да, канатлы да... Матур бәйрәмегез күңелле үтсен.

Бәйрәм белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев