Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

13 августа 2023, 09:26

330

0

1

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез –Төзүчеләр көне белән ихластан котлыйм! Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә.

Яңа биналар төзү белән генә чикләнмичә, искеләрен яңарту буенча да күләмле эшләр башкарасыз. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзегездән зур өлеш кертүегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Актанышның барлык төзүчеләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә имин тормыш телим.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев