Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Ике бәйрәм бергә: Актанышның 50 , 60 ел бергә яшәгән парлары белән Бөтенроссия Гаилә учагын Минзәләгә озаттык

Менә 10 көн дәвамында Россиянең Гаилә учагы кыйпылчыгы Актаныш районында булып җирлегебезне яктыртып, җылытып торды. Бүген гаилә учагын Әтәс авылының өч балалы үрнәк гаиләсе Салиховлар Минзәләнең шулай ук күпбалалы өлгеле семьясына тапшырды. Озату чарасында яшьләргә татулыкта 50 ел гомер кичергән алтын туйчылар Таһир белән Вәсилә Әхмәевлар һәм 60 еллык бриллиант туйларын каршылаучы Мөбарәк белән Мария Шәйгәрдановлар хәер-фатихаларын биреп озатты. Бөтенроссия гаилә учагын тапшыру тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Районыбызда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча зур эш башкарыла. Россия Федерациясендә игълан ителгән Гаилә елында бу күркәм чаралар аеруча күңелле һәм эчтәлекле уза.

Бәйрәмнәрдә төрле буын вәкилләре катнаша. Аларны бер матур сыйфат-тату гаилә төзү, саклау берләштерә. Бүгенге Бөтенроссия Гаилә учагын тапшыру танатанасы шуның ачык мисалы.

Районыбызның тантаналар залының түрендәге затлы канәфиләрдә бик матур парлар- районда гына түгел, Татарстан Республикасында танылган шәхес, озак еллар җитәкче вазыйфалар башкарган Таһир Әхмәев һәм аның хатыны, районыбызны яшелләндерү, гөлчәчкәләргә төрүдә намуслы хезмәтен куйган Вәсилә Әхмәевлар белән Югары Яхшый авылының иң күркәм гаиләсе- Мөбарәк белән Мария Шәйгәрдановлар урын алды. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу гаиләләрнең төзелү тарихы, тормышлары, балалары, оныклары турында киң мәгълүмат бирде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәр гаиләнең тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер итә белүләре, тәрбияле-итәгатьле, хезмәт сөючән балалар үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. 

- Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып яшисез. Кайгысын да, шатлыгын да, газабын да бергә уртаклашып гомер кичердегез. Хәзерге яшь парлар сезнең гомер итүегезгә соклана, сезнең тормыштан үрнәк алып матур, тату гаилә корырга, бер-берен кадерләп яшәргә өйрәнә,- дип киләчәктә татулыкта, сәламәтлек белән якыннарының хөрмәтен күреп яшәүләрен теләде һәм чәчәк гөлләмәләре белән үзенең Рәхмәт хатын, җылы юрган тапшырды.

Гөлфинә Баян кызы өлкән парларның бәхетле гаилә серен сорагач, Таһир Зиннур улы моннан 50 ел элек бирелгән язылышу кәгазен күрсәтте. Ә бәхетле гаилә серен ул җаваплылыкта, ир-белән хатынның бер-берсе өчен җаваплылык тоеп яшәвендә, диде. Шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, үзеңнән соң тәрбияле дәвам калдыру- Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә тапшырылган мөһим бурыч икәнлеге турында әйтте. 

Ә Мария Шәйгәрданова бәхетле гаиләләр сабырлык белән төзелә, берең кызганда, икенчең сабыр итү, тырышып эшләү, балаларыңа да шуны кечкенәдән сеңдерү безнең гаиләнең асыл сыйфатлары. дип белдерде. Балалары, туганнары да моны раслап изге теләкләрен җиткерде.

Әйе, 50, 60 ел бергә гомер итү Идел кичү генә түгел. Тормыш булгач, төрле вакытлар була, аларны уздырып җибәрү дә олы сәләт. Россия Саклык банкының район бүлегенең хәзерге җитәкчеләре Әхмәевларны тәбрик итеп эштә дә, гаиләдә дә үрнәк күрсәтүләрен ассызыкладылар. Шулай ук күршеләр, дуслар, туганнар да алтын туй шатлыгын уртаклашты. 

Чирү авылында яшәүче Салиховлар гаиләсе өлкәннәрнең эзеннән, тагы да тырышыбрак атлый. Илзидә Салихова Әтәс мәктәбе директоры, ә ире Назыйм «Әнәк» агрофирмасында эшли, атчылыкта зур уңышларга ирешә. Яшь гаиләдә өч матур бала үсә. Минзәләдән килгән Галиевлар дә җирлектә өлгеле гаилә. Менә алар барысы да Бөтенроссия гаилә учагына җыелды. Гаиләләр тулы булганда, аның учагы да ялкынланып яна, җылысы да еракка тарала. 

Тантаналы бәйрәм район мәдәният сарае артистларының матур, эчтәлекле җырлары белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова башкарган җыр мизгелләрендә Таһир-  Вәсилә Әхмәевлар Мөбарәк белән Мария Шәйгәрдановлар мәхәббәтләренең көчен вальс биеп тә күрсәттеләр. Бер-берсенә сыенып биегән парлардан нур булып  кадер, хөрмәт, наз сизелеп, балкып торды.  

Истәлекле чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев