Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Сабантуй- ярышлар мәйданы: Гаилә елында гаилә белән!

Бүгенге Сабантуйда халкыбыз элек-электән, буыннан-буынга тапшырыла баручы милли уеннарда көчләрен сынады.

Татарча көрәш, атлар чабышы, кул көрәше, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнаштылар. Уеннарның иң кызыклы мизгелләрен Айнур Гыймадиев та фото-видеога эләктереп алды. Алар белән «Актаныш-информ»ның телеграмм-каналына кереп таныша аласыз. 

Сабантуебызны оештыручылар 2024 ел- Гаилә елы уңаеннан әти-әни һәм балалар да катнашырлык уеннарга да мөрәҗәгать иткәннәр. Гаилә белән ярышу- икеләтә җаваплылык. Шуңа күрә мондый бәйгеләр катнашучыларны да, тамашачыларны да үзенә күпләп җәлеп итте. 

Зур ваннадан балык тоту,  калын резинаны тартып көчле кешене билгеләү һәм башка бик күп уеннар оештырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев