Якташыбыз – Гран-при иясе!
Пучы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Айзат кызы Нуриева «Илһам» Бөтенроссия конкурсында искиткеч җиңү - Гран-при яулады!
Бу уңыш- аның таланты, хезмәт сөючәнлеге һәм илһам нәтиҗәсе. Без якташыбыз белән горурланабыз һәм аңа яңа иҗади югарылыклар телибез!
Педагог Гөлназ Кәшаф кызы Муллагалиевага аерым рәхмәт, ул Ләйләнең сәләтен ачарга булыша, һәрвакыт янәшәдә булып теләктәшлек күрсәтә торган искиткеч зыялы остаз.
Җиңүегез белән ихластан котлыйбыз!
"Илһам" яшь шагыйрьләр һәм яшь язучылар Бөтенроссия бәйгесендә Ләйлә белән бергә тагын берничә укучыбыз җиңү яулады.
1 урында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Газетдинова Зарина, укытучысы Нуриева Әлфия Гавис кызы.
2 урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Ильясова Энҗе, укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы; Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Шакирова Зөләйха, укытучысы Галиева Ленара Рафаэль кызы; Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы Мусина Лиана, укытучысы Җиһангирова Зарима Әзһәм кызы.
3 урында Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Уразбахтина Ралина, укытучысы Җиһангирова Зарима Әзһәм кызы.
Лауреат- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Имамова Энҗе, укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы.
Афәрин, кызларыбыз! Сезне дә уңышларыгыз белән тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев