Әй, гомер агышлары
Гөлфирә БӘДЕРТДИНОВА яза.
Көтеп алган сабантуйлар да үтте. Бу бәйрәм һәркемнең дә йөрәген җилкендерә, күңелгә ниндидер дәрт бирә.
Кемнедер күрәсе, аралашасы, шатлык-борчуларны уртаклашасы килә. Үзем Яңа Кормаш авылында яшим. Ветеран-укытучы. Еллар узган, истәлекләрнең күбесе истән чыккан. Билгеле инде, сафларыбыз да сирәгәя бара. Ләкин мәктәптә укыган еллар, сыйныфташлар бер дә онытылмый. Язмышлар да төрлебезнеке төрлечә.
Гомер көзебезне исән-имин үткәрергә язсын, алдагы көннәр безнең өчен хәере белән килсен. Без Теләкәй сигезьеллык мәктәбен моннан 57 ел элек тәмамладык. Сыйныфташлар белән очрашып, бер-беребезнең хәлебезне белешеп алу нияте белән Актанышның бик күркәм «Сихәт» кафесына җыелыштык.
Тулысынча бу хакта «Актаныш таңнары» газетасының 14 июль саннында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев