Дәнифә әбидән укучы балаларга кадәр: Актанышта һәркем фронтка ярдәм итә
Игелекле Актаныш

Дәнифә әбидән укучы балаларга кадәр: Актанышта һәркем фронтка ярдәм итә

«Актаныш хәрәкәте» волонтерларының хезмәтенә күз генә тимәсен! Бердәмлек һәм игелек фронтка ярдәм булып барып җитә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү — бүген Актаныш районында яшәүче күпләрнең уртак максатына әйләнде. Кемдер кирәкле әйберләр әзерли, кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер үлән чәйләре киптереп, махсус катнашмалар әзерли. Һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә. Бу игелекле эшләрнең үзәгендә «Актаныш хәрәкәте» - «Движение Актаныш» волонтерлары тора.

Актанышта һәркем фронтка ярдәм итәИлина Арсланова һәм Гөлназ Гарифуллина җитәкчелегендә Балалар иҗат үзәге базасында көн саен зур эш башкарыла. Биредә маскировка челтәрләре үрү эше бер генә көнгә дә тукталмый диярлек. Бу изге эшкә яшьләр дә, өлкәннәр дә, укучылар да, хезмәт яшендәге хатын-кызлар да кушыла. Кемдер иртәннән килә, кемдер дәресләреннән соң, ә кемдер эштән кайткач, кичен вакыт табып ярдәмгә ашыга.

Биредә һәркемнең үз урыны, үз бурычы бар. Берәүләр материалларны әзерли, икенчеләре тасмаларны кисә, өченчеләре челтәргә бәйли. Маскировка челтәрен үрү, беренче карашка, гади эш кебек тоелса да, ул зур түземлек, игътибар һәм кул көче таләп итә. Һәр тасма, һәр төен артында солдатларыбызның иминлеге турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге ята.

84 яшьтә дә игелекле эштә — Дәнифә әбиебез!

Волонтерлар арасында аеруча соклану уяткан кешеләр бар. Шуларның берсе — 84 яшьлек Дәнифә әби. Яше өлкәнәйсә дә, ул маскировка челтәре үрү эшенә бик теләп йөри. Көн дә диярлек Балалар иҗат үзәгенә килеп, башкалар белән беррәттән хезмәт куя.

Актанышта һәркем фронтка ярдәм итә«84 яшьлек Дәнифә әбекәй дә беркемнән калышмый. Шушы игелекле куллары белән челтәр бәйли ул. Көн дә диярлек килә. Ә без беләбез: бәйләп тартырга кулның көче кирәк. Сәламәт булып, Аллаһның рәхмәтендә булыгыз, Дәнифә әбекәебез!» — ди Илина Арсланова.

Чыннан да, мондый кешеләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Дәнифә әбинең тырышлыгы — яшьләргә дә, өлкәннәргә дә үрнәк. Ул үзенең көче, вакыты һәм җылы йөрәге белән уртак эшкә өлеш кертә. Әлеге ярдәмнең кыйммәте саннар белән генә үлчәнми. Бу — туган җиргә, якыннарыбызга, илебезгә булган мәхәббәтнең бер чагылышы.

Авыллардан килгән ярдәм — уртак эшнең дәвамы

«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары районның авыл җирлекләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Маскировка челтәрләре үрү, гуманитар ярдәм әзерләү бер генә үзәк белән чикләнми. Авылларда да бу эшкә битараф булмаганнар бик күп.

Актанышта һәркем фронтка ярдәм итәКүптән түгел Әтәс авыл җирлеге халкы чираттагы маскировка челтәрен үрүне тәмамлап, волонтерларга тапшырды. Авылдашларның бердәмлеге, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча уртак эшкә кушылулары аерым хөрмәткә лаек.

Мари Суыксуы авылы халкының активлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар маскировка челтәрләре үрү белән генә чикләнмичә, солдатларыбыз өчен үлән чәйләре дә әзерли. Бу эштә авылның төрле буын вәкилләре катнаша. Кемдер кирәкле үләннәр китерә, кемдер аларны ваклый, катнашмалар әзерли. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша.

Фронтка җылы өмет һәм туган як тәме белән

Балалар иҗат үзәгендә дә үлән чәйләре әзерләү эше киң җәелдерелгән. Волонтер апалар бу эшкә инде ныклап өйрәнгән: үләннәрне дөрес сайлау, киптерү, катнашмаларны әзерләү, порцияләргә бүлү — барысы да үз тәртибе белән башкарыла.

Актанышта һәркем фронтка ярдәм итәТабигать нигъмәтләреннән әзерләнгән хуш исле чәйләр солдатларыбызга туган якны, авылны, өй җылысын искә төшерергә ярдәм итәр. Еракта хезмәт итүче егетләребез өчен мондый кечкенә генә тоелган игътибарның да әһәмияте зур.

«Актаныш хәрәкәте» волонтерларының көндәлек хезмәте — бердәмлекнең, фидакарьлекнең һәм мәрхәмәтлелекнең ачык мисалы. Биредә беркем дә үзен читтә калдырмый. Кемнеңдер кул көче бар, кемнеңдер вакыты, кемнеңдер тәҗрибәсе, кемнеңдер изге теләге. Болар барысы бергә зур ярдәмгә әверелә.

Актанышта һәркем фронтка ярдәм итә

84 яшьлек Дәнифә әбидән алып укучы балаларга кадәр һәркемнең тырышлыгы уртак максатка юнәлгән. Авыллардан килгән челтәрләр, кулдан әзерләнгән үлән чәйләре, көн саен башкарылган хезмәт — боларның һәркайсы егетләребезгә булган кайгыртуны, аларны көтүче һәм алар өчен борчылучы кешеләрнең күплеген күрсәтә.

Волонтерларның игелекле кулларына, тырыш йөрәкләренә күз генә тимәсен! Сәламәтлек, көч-куәт, сабырлык телибез. Иң зур теләк — егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, һәр гаиләдә тынычлык һәм шатлык хакимлек итсен!

 


Нет комментариев