«Кешенең иң зур байлыгы – аның әхлагы»
Мәгариф яңалыклары

«Кешенең иң зур байлыгы – аның әхлагы»

19 ноябрь көнне «Алтынчәч» балалар бакчасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең чираттагы методик берләшмә утырышы узды. «Мәктәпкәчә белем бирүдә әдәп-әхлак тәрбиясе» темасына багышланган очрашу педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм яңа алымнар белән танышу өчен файдалы мәйданчык булды.

Кунакларны барабанчы егет-кызлар җылы сәламләде. Очрашу кысаларында тәрбиячеләр ачык шөгыльләр тәкъдим итте: мәктәпкә әзерлек төркемендә Дилбәр Мөдәрис кызы Асылова балаларны грамотага өйрәтү, уртанчылар төркемендә Хәния Минҗан кызы Вазиева сөйләм үстерү, зурлар төркемендә Альбина Эрнист кызы Сарварова физик культура буенча эшчәнлек күрсәтте.

Балаларга әхлакый тәрбия бирүнең нәтиҗәле алымнарынәтиҗәле алымнары

Ачык шөгыльләрнең һәрберсендә балаларга ярдәм итү, яхшылык һәм яманлыкны аера белү, әдәпле булу кебек мөһим төшенчәләргә урын бирелде.

Очрашуны музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы Басыйрова һәм тәрбияче Лилия Рафак кызы Мустафина җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әзерләгән «Муха-Цокотуха» театральләштерелгән тамашасы дәвам итте.

«Мәгариф идарәсе»нең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Найлә Назыйф кызы Хәсәнова, өлкән тәрбиячеләр һәм район педагоглары «Алтынчәч» балалар бакчасының эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Тәҗрибә уртаклашкан педагогларга, бакча җитәкчелегенә һәм барлык хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Очрашуда катнашучылар үзләре өчен яңа мәгълүмат һәм эш тәҗрибәсендә кулланырлык күп кенә файдалы алымнар алды. Чөнки әдәп-әхлак тәрбиясе – баланың киләчәк тормышына салынган иң мөһим нигезләрнең берсе.


Нет комментариев