Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган «Кадер иясе» китабы тәкъдим ителде
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган «Кадер иясе» китабы тәкъдим ителде

Бүген, 20 ноябрь көнне, Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова-Бикчурованың «Кадер иясе» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. «Язучы» нәшриятында дөнья күргән әлеге басма якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың тормыш һәм хезмәт юлына багышлана.

Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди үрләргә ирешсә дә, аның тамырлары туган җиренә барып тоташа. Туган туфрак, балачак хатирәләре, нәсел-ыру, әти-әни тәрбиясе – болар барысы да шәхеснең нигезен тәшкил итә. Кадрия Идрисова өчен дә Актаныш – иң газиз, иң кадерле урын. Ул шушы туфракта туып-үскән, биредә шәхес буларак формалашкан, ә соңыннан үзенең тырыш хезмәте, оештыру сәләте, җәмәгать эшчәнлеге белән киң танылу алган.

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителдеКичәдә ассызыкланганча, Кадрия Рәис кызы – үзеннән соң зур эшләр, матур эзләр калдырган шәхес. Озак еллар дәвамында бөтен дөнья татар хатын-кызларын берләштергән «Ак калфак» оешмасын җитәкләве, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә керткән өлеше аның тормыш юлының аерылгысыз өлеше булып тора. Ул – Россия халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты.

Туган җирдән башланган зур тормыш юлы

Китапта Кадрия Идрисованың балачагы, нәсел тамырлары, белем алу еллары, хезмәт баскычлары һәм тормышындагы истәлекле вакыйгалар бәян ителә.

Казан педагогия институтында белем алган елларында ук аның оештыру сәләте, активлыгы һәм кешеләр белән уртак тел таба белүе аерылып тора. Институтның «Горизонт» төзелеш отряды җитәкчесе итеп сайлануы да моның ачык дәлиле. Җәйге каникулларда үзе дә поездда озатучы булып эшли, башкаларны да хезмәткә җәлеп итә. Отрядның уңышлы эшчәнлеге өчен аны хәтта Һиндстанга юллама белән бүләклиләр.

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителде

Укуын тәмамлагач, сәләтле яшь белгечкә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Әмма Кадрия Рәис кызының үз карары нык була: «Мин авыл укытучысы булырга укыдым, авылга җибәрегез», – дип, комиссия әгъзаларына үз фикерен җиткерә.

Авыл мәктәбендә эшли башлаган яшь укытучыны зур сынаулар көтә. Аңа 38 укучысы булган дүртенче сыйныфны җитәкләүне ышанып тапшыралар. Бер ел дәвамында балалар белән бергәләп эшләү, аларның уңышларына сөенү, мәктәп тормышына актив катнашу нәтиҗәсендә яшь педагог үзен җаваплы һәм булдыклы белгеч итеп таныта.

Китапта шушы һәм башка вакыйгалар аша Кадрия Идрисованың холкы, максатчанлыгы, хезмәткә мөнәсәбәте, кешеләргә булган ихтирамы ачыла.

Зур күләмле чаралар оештырырга өйрәтте

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова китапны тәкъдим итү чарасын Актанышта зурлап үткәрү теләге китапханәчеләр тәкъдименнән соң туганын билгеләп үтте. Башта китапны бер китапханәдә генә тәкъдим итү фикере булган. Әмма Дилбәр Миркасыйм кызы бу вакыйганы якташлары белән бергә, тантаналы шартларда үткәрергә кирәк дигән карарга килгән. Кадрия Идрисова белән элемтәгә чыгып, чараны аның туган көне тирәсендә оештыру турында килешкәннәр.

– Кадрия Рәисовна белән минем үземнең дә тормыш юлымда бәйле истәлекләр күп. Мәдәният өлкәсендә эшли башлаган чорымда ул миңа зур ярдәм күрсәтте. Яңа Әлемдә Курчак театры оештырган елларда безнең эшебезгә игътибар итте, район күләмендәге чараларга җәлеп итте. Соңрак, 2007 елда, мәдәният йорты директоры булып эшләгәндә дә, аның ярдәмен, киңәшләрен күп тойдым. Ул вакытта безнең мәдәният йортына районның төрле авылларыннан, башка төбәкләрдән китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары килә иде. Көн саен кунаклар кабул иттек. Шушы тәҗрибә мине зур күләмле чаралар оештырырга өйрәтте.

Кадрия Рәисовнаның башлап җибәргән күп кенә эшләре, конкурслары бүген дә дәвам итә. Без аларны сүндермичә, алга таба алып барырга тырышабыз. Районның мәдәният хезмәткәрләре дә шушы тәҗрибәгә таянып эшли.

Нәбирә ханымга да Актанышка килеп, якташыбызны зурлавы, аның турында шундый мәртәбәле китап әзерләве өчен зур рәхмәт. Кадрия Рәисовнага исә район җитәкчелеге һәм якташлары исеменнән аерым рәхмәтемне җиткерәм. Актаныш – татар халкының йөзек кашы. Сезнең кебек милләт өчен хезмәт куйган шәхесләребез белән горурланабыз. Икегезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары телим. Алга таба да бергә эшләргә, матур очрашуларда күрешергә язсын, – диде Дилбәр Әнвәрова.

Бу – милләт өчен хезмәт!

Нәбирә Гыйматдинова-Бикчурова Кадрия Идрисованы күптәннән белүен, аның эшчәнлегенә сокланып күзәтүен билгеләп үтте.

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителде

– Кадриянең башкарган эшләрен күзәтәм дә: бу бит бер кешенең генә эше түгел, бу – милләт өчен хезмәт! Ул кайсы гына төбәккә барса да, татарларны берләштерә, милли рухны уята, онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны халыкка кайтара. Калфак кигән, милли киемнәрдән булган хатын-кызларны күрү – аның хезмәте нәтиҗәсе.

Кадриянең тагын бер күркәм сыйфаты – туры сүзле, намуслы булуы. Аның янында рәхәт, әмма аңа тиң булу өчен үзең дә үҗәт, тугры, горур булырга тиешсең. Актанышның шундый кызы булуы белән горурланырга кирәк. Кадрия, шушы туган җирдә туып-үскәнең өчен сиңа зур рәхмәт! Якташларыгыз, сез дә аның кадерен белегез, – диде язучы.

Китап – хәтерне саклауның бер юлы

Кадрия Идрисова яңа китапның дөнья күрүе аның өчен көтелмәгән һәм шул ук вакытта бик кадерле бүләк булуын әйтте.

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителде

– Башта бу китапны чыгару кирәкме икән дип уйлаган идем. Нәбирә ханым язганнарын укыгач, кайбер урыннарын үзем дә кирәксез дип санап, төзәтергә тәкъдим иттем. Бүген исә аңа чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки бу китапта минем генә түгел, әти-әниемнең, әби-бабаларымның, нәселебезнең тарихы да урын алган. Без кайчак үзебезнең, якыннарыбызның нинди авыр сынаулар аша узганын белеп тә бетермибез. Аларның кичергәннәре, хезмәте, язмышы киләчәк буыннарга калырга тиеш. Китап – шушы хәтерне саклауның бер юлы.

Мин гомерем буе хезмәтне яраттым. Балалар бакчасында да, район хакимиятендә дә, Мәдәният министрлыгында да эшләү елларым күңелемдә матур истәлекләр булып калды. Ә инде «Ак калфак» оешмасын җитәкләгәнемә быел 14 ел тулды. Бу эшем аша татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклау һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерү өчен хезмәт куям.

Бүгенге очрашуны оештырган, килгән һәр кешегә зур рәхмәт. Актанышның мәдәният хезмәткәрләренә, хезмәттәшләремә, якташларыма аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без бергә күп эшләр башкардык, күп матур хатирәләр тупладык. Бер-беребезне онытмыйча, исән-сау булып, алга таба да бергә булыйк, – диде Кадрия Рәис кызы.

Бәйрәмдә чордашлар истәлекләре белән уртаклаштылар, Кадрия Идрисовага хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, алып баручылар Рәфидә Наҗарова, Мәгыйсь Әһлетдинов күңел түрләрендәге хисләре белән уртаклашты. 

Шәхескә хөрмәт – туган җиргә хөрмәт

«Кадер иясе» китабы – бер кешенең генә биографиясе түгел. Ул – туган җиренә тугры булып, үз хезмәте белән җәмгыятьтә зур урын алган хатын-кызның тормыш елъязмасы. Аның аша укучы татар хатын-кызының көчен, зирәклеген, милли кыйммәтләргә тугрылыгын күрә ала.

Актанышта Кадрия Идрисовага багышланган китап тәкъдим ителдеАктанышта узган әлеге китап тәкъдим итү кичәсе якташыбызның тормыш юлын барлау, башкарган эшләренә бәя бирү, аның үрнәген киләчәк буыннарга җиткерү җәһәтеннән әһәмиятле вакыйга булды.


Нет комментариев