Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
АКТАНЫШ ТУФРАГЫНДА ТУГАННАР

Итәгатьле яшәү— озын гомерлелек сере

Рәйханә әби Мөхәммәтзаһитова 95 яшен тутырды

Районыбызның Аеш авылында яшәүче тагын бер өлкән мөхтәрәм шәхес, 95 яшькә җиткән Рәйханә Мөхәммәтзаһит кызы Мөхәммәтзаһитова белән таныштырып үтәсем килә. 95 яшен тутыручы әбекәй, олы яшенә карамастан, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, күңел күтәренкелеген югалтмый дисәк тә була аның турында. Ул Иске Сәфәр авылында туган, заманында Аеш якларына килен булып төшкән.

Инде шактый яшьтә булса да, Рәйханә әби карап торуга да күз, тимәсен, сөбханалла күренә. Аңа карыйсың да, шаккатасың: ул бит узган гасырның иң авыр чорында дөньяга килгән!

Рәйханә әби — биш бала анасы. Бүгенге көндә ул 11 онык, 24 оныкчыгын сөю бәхетенә ия. Балаларын ялгыз ана булса да, аякка бастырып, илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләгән. Гомере — намуслы белән бизәлгән: урман кисүдә эшли, колхозда тырышып авыр хезмәтләр башкара. Әлеге вакытта ак әби Яр Чаллы шәһәрендәге кызының кадер-хөрмәтендә игелекле гомер йомгагын сүтә. Җәйләрен үз нигезенә кайтып үткәрә.

Олуг юбилее белән аны өенә барып Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады, юбиляр адресына иң изге теләкләр яңгырады. Аңа Президентыбыз В. В. Путинның Котлау хаты, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәйханә әбинең 100 яше тулу хакында да «Актаныш-информ» сайты битләрендә язып чыгарга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев