Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Актаныш районында декларацион кампания ничек узган?

Декларацион кампаниянең әһәмияты ифрат зур. Ришвәтчелек пәрәвәзен булдырмауга юнәлтелгән эш юнәлешләренең берсе ул.

Район хакимиятенең кече утырышлар залында гамәлләштерелгән ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы барышында әлеге темага да доклад яңгырады. Узган ел өчен үткәрелгән декларация кампаниясе нәтиҗәләре турында докладчы буларак район Советының оештыру бүлегенең кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Ләйлә Сафина чыгыш ясады. 


Районда декларацион кампания имин үтте

— Апрель аенда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырып тапшыру буенча декларацион кампания узды. «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 8 статьясының беренче пункты нигезендә һәр муниципаль хезмәткәр эш бирүчегә үзенең, гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте турында белешмәләр бирергә бурычлы. Декларацион кампания 1-30 апрельгә кадәр вакыт аралыгында узды. Бу вакыт эчендә Актаныш район башлыгы, район башлыгы урынбасары, контроль-хисап палатасы рәисе, Актаныш муниципаль район Советыннан — 6, башкарма комитеттан — 27, мөлкәт һәм җир мөнәсабәтләре палатасыннан — 3, финанс-бюджет палатасыннан — 6 муниципаль хезмәткәр, 24 авыл советы сәркатибе, 1 — Актаныш авыл башкарма комитет җитәкчесе, 195 — авыл һәм район советы депутатлары, 63 — муниципаль оешма-предприятияләре җитәкчеләре керемнәр һәм чыгымнар, мөкәт һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрне —декларацияне тапшырды. Барысы 328 кеше, дип бәян итте сектор мөдире Ләйлә Фазыл кызы. — Депутатлардан 124 кеше уведомление тапшырды. Бу былтыргы саннарга караганда күбрәк, чөнки әгәр дә 2022 елда чыгымнары булмаган очракта район советы депутатларына да, уведомление тапшыру мөмкинчелеге бирелде. Барлык бирелгән белешмәләр «БК белешмәсе» соңгы версиясендә 2.5.1 махсус программасы ярдәмендә тутырылды. Мәгьлүм булганча, декларация чоры узганнан соң, хезмәткәргә декларациясендә хаталар таба икән — 1 ай эчендә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирелә.

Төзәтмәләр кертүчеләр булдымы?

— Декларация чоры узганнан соң, 4 депутат — авыл башлыгы, 1 муниципаль хезмәткәр декларацияләрендә хаталар табып төзәтмәләр кертте.


Яңарышлар бар.

— Бу елны Россия Федерациясе Президентының «махсус хәрби операция үткәрү чорында кайбер категория гражданнар тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә бурычларны үтәү, чикләүләрне һәм тыюларны үтәү үзенчәлекләре турында» 29.12.2022 нче елнын № 968 санлы Указы нигезендэ Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат урнаштырылмады һәм мондый мәгълүматларны гомумроссия массакүләм мәгълүмат чараларына бирү башкарылмады.


Бездә ришвәтчелеккә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы закон бозулар теркәлгән

— Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан 30.06.2023 02-08-03-2027/244 номерлы "Коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы закон бозуларны бетерү турында«гы представление керде. Район прокуратурасы Актаныш муниципаль районы Советы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү буенча үтәлеше тикшерелде. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законның 15 статьясын һәм «коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 8 статьясын бозып, Советның муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат бирелгән.
2023 елның 11 июлендә 4 муниципаль хезмәткәргә карата муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы үткәрелде. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча әлеге муниципаль хезмәткәрләргә ришвәтчелеккә каршы тору, муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозган өчен шелтә белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев