Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Безнең редакциягә балалар еш килә

Якын көннәрдә «Актаныш-информ» мөхәррияте белән районыбызның мөмкинлекләре чикле балалары танышты.

Алар редакциянең тормышы, журналистларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Балалар безнең редакциябез тарихы, эшчәнлеге, казанышлары турында сөйләүне игътибар белән тыңлады. Кайберләре безнең «Актаныш танары» газетасын, сайтны, урындагы телевидение һәм радионы беләләр булып чыкты.

Чираттагы мәкаләләр, фотолар, файдалы мәгълүматларның ничек язылганын, җибәрелүен,

ә укучылар һәм тамашачылар хозурына ничек эләгүен сөйләдек һәм күрсәттек.

Сәяхәт балаларның күңеленә хуш килде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев