Чөгәнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Чөгәнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында Актанышбаш җирлегендә яшәүче өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды.

 

Кичәдә Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында укучы һәм тәрбияләнүче балалар да катнашты. Алар өлкән буын вәкилләренә үзләренең изге теләкләрен матур җырлары һәм шигырьләре аша җиткерделәр.

Кадерле өлкәннәребезне Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер кичерегез. Бәйрәм белән!


Нет комментариев