Кәзкәйдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Кәзкәйдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Кәзкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләре өчен җылы очрашу оештырды.

7 октябрь көнне Кәзкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл өлкәннәрен мул чәй табыны әзерләп хөрмәтләде. Очрашу барышында кунаклар музей, китапханә һәм клуб эшчәнлеге белән таныштылар.

Өлкәннәр яшьлек елларын, күңелдә якты хатирәләр калдырган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, аралашып утырдылар. Очрашуны мәдәният йортының үзешчәннәре матур җырлары белән бизәде.

Мондый очрашулар өлкән буынга хөрмәт күрсәтү, аларның тормыш тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашу өчен матур мөмкинлек булып тора.


Нет комментариев