Актаныш

Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Танылган хәйрияче Рүзәл Мингазов Актанышта «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты-2025» бәйгесендә җиңде

«Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты-2025» бәйгесендә безнең күршебез, Мөслим районыннан Рүзәл Мингазов «Олы йөрәкле ир- егет» номинациясендә җиңү яулады.

Актанышта «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты-2025» бәйгесе узды. Анда күршебез, Мөслим районыннан Рүзәл Мингазов «Олы йөрәкле ир- егет» номинациясендә җиңү яулады.  

Рүзәл Радик улы махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшүче сугышчыларга ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес.  Ул патриотик шигырьләр яза, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыра. 

Рүзәл Мингазовның таланты һәм актив гражданлык позициясе күпләрне рухландыра, үз артыннан ияртә, бәйгедә җиңүе аның хезмәтләренә лаеклы бәя булды.https://vk.com/wall-31077111_66500

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев