Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Вакансияләр ярминкәсенең хәрби комиссариат өчен әһәмияте зур

Бүген районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә район хәрби комиссариаты белән берлектә вакансияләр ярминкәсе узды. Быел шундый эчтәлектә оештырылган икенче ярминкә ул.

Беренчесе шактый нәтиҗәле булган иде. Ике райондашыбыз комиссариат җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашып, шунда ук гариза яздылар, документлар белән эшне тәмамлаганнан соң ир-егетләребез махсус хәрби операциягә киттеләр. 

Бүгенге ярминкәдә дә хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов үзе катнашты. Ленар Сәмигулла улы махсус хәрби операциягә китүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре, хезмәт хаклары белән таныштырды. 

— Хәрби контрактны 20 яшьтән 40 яшькәчә хатын-кызлар, 18 яшьтән 65 яшькәчә ир-егетләр белән төзибез. Армиядә хезмәт итү мәҗбүри шарт түгел. Вакансияләр ярминкәсендә, шулай ук военкоматның үзендә дә контракт төзүчеләрне кабул итәбез,- диде хәрби комиссар.

 

Махсус хәрби операциядә катнашырга теләп контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнә. Украина ягына кереп киткән очракта шәхси исәп счетына ай саен 204 мең сум күчерелә. Бигрәк тә танкистлар, стрелоклар, радистлар, элемтәчеләр һәм медицина хезмәткәрләре кирәк. Соңгы белгечлекләр буенча хатын-кызларга да контракт төзергә рөхсәт ителә. Шулай ук Ленар Сәмигулла улы контрактчылар белән эшчәнлекнең районда уңай тенденциядә алып барылуын билгеләп узды.

- Өч айга план бирелгән иде. 90 процентка үтәдек. Ай саен икешәр-өчәр кеше хәрби комиссариатка килеп контракт төзеделәр. Узган вакансияләр ярминкәсендә ике ир-егет белән килешү төзедек. Алар хәзерге вакытта хәрби хезмәт үтәләр. Үзебезгә дә контрактчылар белән эшләүче белгеч кирәк. Югары белемле, хәрби хезмәттә булган ир-егетләр өчен бу вакансия ачык кала. Әгәр махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз бу эшкә алына икән, контракт төзүчеләргә бу хакта ул тулырак аңлата алыр иде,- дип белдерде журналистларга  Ленар Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев