Актаныш районы газ эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Айзат Закиров газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртә.
Акрынлап кышкы суыкларга кереп барабыз. Бүгенге көндә үз өендә җылылык кушмаган кеше сирәктер. Газ — ул тормыш уңайлыгы гына түгел, ә инде йортларыбызга бәрәкәт һәм тынычлык китерүче бәяләп бетергесез. Ләкин, шул ук вакытта, ул — зур җаваплылык та таләп итә торган көч.
Һәр елны җылылык сезоны башлангач, безнең төп максатыбыз — һәрбер гаиләнең, һәрбер йортның иминлеген тәэмин итү. Гади генә кагыйдәләрне үтәү — ул сезнең һәм якыннарыгызның гомере.
Тарту көче һәм куркыныч сөрем газы
Аеруча игътибар сораган беренче мәсьәлә — ул төтен юлларының чисталыгы. Моны бик җитди кабул итәргә кирәк, чөнки бу — чын мәгънәсендә тормыш белән үлем арасындагы мәсьәлә. Сөрем газының төсе дә, исе дә юк, ул кешене сиздерми генә агулый. Шуңа күрә казан яки колонканы кабызганда, вентиляция каналларының дөрес эшләвен тикшерүне гадәттәге кагыйдәгә әйләндерегез.
Газ җиһазлары белән эшләгәндә «мин үзем дә булдырам» дигән уй булырга тиеш түгел. Газ плитасын, колонканы яки казанны үз белдегегез белән ремонтлау яки күчереп кую категорик рәвештә тыела. Бу эшне махсус белгечләр генә башкарырга тиеш. Бер ялгыш адым да фаҗәгәгә китерергә мөмкин.
Иске җиһазларны вакытында алмаштырыгыз.
Әгәр дә сезнең газ җиһазларының эшләү вакыты гамәлдән чыккан икән, аны яңасына алыштыруны сузмагыз. Бүген заманча җиһазлар махсус саклагыч системалар белән җиһазландырылган: алар куркыныч янаганда газны үзе үк ябып куя ала. Үзегезнең һәм балаларыгызның иминлеге сезнең кулда. Шуны онытмагыз!
Белгечләрне өйгә кертегез
Ел саен үткәрелә торган пландагы техник хезмәт күрсәтү — ул буш формальлек түгел. Безнең хезмәткәрләр сезнең куркынычсызлыгыгызны кайгыртып килә. Зинһар, аларга ишекләрегезне ачыгыз, белгечләргә үз эшләрен башкарырга ярдәм итегез.
Өйдә газ исе сизсәгез...
Өйдә газ исе килсә яки газ җиһазлары дөрес эшләмәсә, беркайчан да битараф калмагыз. Төп кагыйдәләр:
- Газ исен сизү белән — өйдән чыгыгыз;
- Электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез;
- Бүлмәне җилләтегез;
- Шул ук минутта ашыгыч хезмәтләргә шалтыратыгыз!
Безнең хезмәт тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул итә.
Телефоннар: 04, 104 яки 8 (85552) 3-15-50.
Нет комментариев