Актанышта Фирдәвис Шәемов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды
Спорт хәбәрләре

Актанышта Фирдәвис Шәемов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды

Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда 200 укучы үзләренең физик әзерлеген сынады.

Бүген Актанышта дөньякүләм танылган йөгерешче, җиңел атлетика буенча күпсанлы мактаулы титулларга ия якташыбыз Фирдәвис Шәемов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары узды.

Ярышлар Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда оештырылды. Анда район мәктәпләреннән 200гә якын укучы катнашып, үзләренең физик әзерлекләрен сынады.

Ярыш барышында укучылар ГТО нормативларын да тапшырды. Әлеге нормативларны алдан ук уңышлы үтәгән укучыларга алтын түштамгалар тапшырылды.

Мәктәпләр арасында җиңүчеләр

Төп мәктәпләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:

I урын — Теләкәй мәктәбе;
II урын — Байсар мәктәбе;
III урын — Яңа Әлем мәктәбе.

Урта мәктәпләр арасында:

I урын — Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләре;
III урын — Актаныш гимназиясе.

Фирдәвис Шәемов истәлегенә багышланган ярышлар яшьләр арасында спортка кызыксынуны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм якташыбызның спорттагы уңышларын яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә.


Нет комментариев