Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде

Мәктәпкә кергәндә укучыларны яу кырларында һәлак булган авылдашларының фотосурәтләре каршы алачак

Бүген Иске Сәфәр мәктәбендә авыл тарихында тирән эз калдырган дүрт батыр якташның исемнәрен мәңгеләштергән мемориал такта ачылды. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә үк укучыларны яу кырларында илебез мәнфәгатьләрен яклап һәлак булган авылдашларының фотосурәтләре каршы алачак.

 Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде

Яшь буынга батыр якташларның тормыш юлы үрнәк

Иске Сәфәр мәктәбендә 35 бала белем һәм тәрбия ала, биредә 18 укытучы хезмәт куя. Мәктәп директоры Илнар Салихов билгеләп үткәнчә, мәктәпне тәмамлаган егетләрнең батырлык тарихы яшь буын өчен аерым тәрбияви әһәмияткә ия.

 Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде

Мемориал тактада Чечня сугышында һәлак булган Рәмзил Заһитов, махсус хәрби операция барышында һәлак булган Закир Зиннуров, Альберт Южаков һәм Рәмдил Хәбировның исемнәре урын алды.

 Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелде

— Аларның барысы да безнең мәктәптә укып, белем алып чыккан. Бу — безнең мәктәп өчен дә зур горурлык. Балаларыбыз өчен алар үрнәк булып торачак. Аларның батырлыгы аша укучыларга патриотик тәрбия бирергә тырышачакбыз. Бүгенге чарага бөтен авылдашлар, укытучылар коллективы һәм укучылар җыелды, — диде Иске Сәфәр мәктәбе директоры Илнар Салихов.

Геройлар турында истәлек мәктәптә сакланачак

 Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелдеИске Сәфәр мәктәбендә укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән башка эшләр дә алып барыла. Укучыларны якташлары үрнәгендә тәрбияләү, аларның батырлыклары турында яшь буынга җиткерү мәктәпнең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәптә «Герой парта»лары да бар.

— Без «Герой парта»сын моннан элегрәк ачкан идек. Ике укучыбызга багышлап урнаштырдык. Аларның парталары мәктәптә тора. Укучылар күрсеннәр, белсеннәр, тарихны онытмасыннар өчен бу эшне дәвам итәбез. Шуңа күрә бүгенге чара безнең өчен зур әһәмияткә ия, — дип сөйләде Илнар Салихов.

 Иске Сәфәр мәктәбендә дүрт батыр якташның исемнәре мәңгеләштерелдеЧарада Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов та катнашты. Ул үз чыгышында Ватанга мәхәббәт, илгә тугрылык һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте турында сөйләде. Ул укучыларны якташларының батырлыкларын онытмаска, аларның тормыш юлын һәм кылган гамәлләрен үрнәк итеп алырга чакырды.


Нет комментариев