Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды

Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.

Чарада Актаныш районы делегациясе дә катнашты. Аның составында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, шулай ук районның мәгариф оешмаларыннан укытучылар һәм хезмәткәрләр бар иде.

Тантана барышында Раниза Шакирова республикадагы барлык мәгариф идарәләре исеменнән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка балаларны куркынычсыз һәм уңайлы транспорт белән тәэмин итүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстанның мәктәп автобуслары паркында 901 транспорт чарасы исәпләнә. Алар 963 маршрут буенча көн саен 31 меңнән артык баланы йөртә.

2020–2025 елларда Татарстанда 1 миллиард 961,95 миллион сумлык 707 яңа мәктәп автобусы сатып алынган.

Яңа автобуслар белән тәэмин итү — балаларның мәктәпкә куркынычсыз барып-кайтуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе. Республикада укучыларның иминлеге һәм алар өчен уңайлы шартлар булдыру өстенлекле юнәлеш булып кала.


Нет комментариев